Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсе “Тылсымлы син, Тау ягы!“ акциясен уздырды

Апас үзәк китапханәсе коллективы Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан “Тылсымлы син, Тау ягы!“ акциясен уздырды.

(21 август, “Апастово-информ“).


“Китапханәчеләр район тарихы белән таныштырдылар. Китап укучылар китапханәчеләрне кызыксынып тыңладылар. Туган ягыбыз белән горурланып яшәүләрен яшермәделәр“, – диде район үзәк китапханәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.

Китапханәчеләр көче белән “Апасым – туган ягым“, “Бәхет биргән җирем – Апасым!“ китап күргәзмәләре әзерләнде. Шулай ук “Апас: кичә, бүген“ фотокүргәзмәсе дә эшләде. Һәр акциядә катнашучы Апас районы турында тулы мәгълүмат язылган белешмәлекләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев