Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Китапханәләр төне“ үтте

Апас үзәк китапханәсе “Китапханәләр төне“ Бөтенроссия акциясенә кушылды.

(23 апрель, “Апастово-информ“). 


22 апрельдә китапханә эшләү вакытын һәм форматын үзгәртте. Әлеге чара китапханәдә алтынчы ел рәттән уза. 
 
“2021 ел Рәсәйдә “Фән һәм технологияләр елы“ буларак игълан ителде. Шулай ук беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуының 60 еллыгын билгеләп үтәбез. “Китапханәләр төне“н дә “Китап – йолдызларга юл“ дип атадык“, – диде китапханә мөдире Гөлчәчәк Ахманова. 
 
Китапханәдә кул эшләре күргәзмәләре эшләде, Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге “Сәләт“ балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Мушкетерлар“ театр түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышы, оста куллы райондашларыбызның мастер-класслары күңелләргә хуш килде. Кунак булып килгән китап укучылар өчен бәйгеләр, уеннар оештырылды. “Йолдызлы төн“ астында фотога төшү мөмкинлеге дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев