Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә укучылар табигатьне саклау серләрен өйрәнә

Районның балалар үзәк китапханәсендә Апас урта мәктәбенең Равил Гомәров җитәкчелегендәге 7 “Б“ классы укучылары катнашында “Без табигатьне саклый алабыз“ дип исемләнгән кичә узды.

(13 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Укучылар табигатьне саклау темасына биремнәр үтәделәр, кызыклы мәгълүматлар алдылар. Атаклы язучыларның шигырьләрен искә төшерделәр. Бу хакта балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Мулләхмәтова хәбәр итте.

“Табигатьнең пычрануына китергән сәбәпләр видеоролик аша күрсәтелде. Укучылар Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кергән үсемлекләр, хайваннар белән таныштылар. Алар төркемнәргә бүленеп иҗади эшләрдә дә катнаштылар“, – диде Гөлинә Мулләхмәтова.
Кичә укучыларның экология буенча белемнәрен арттыру, табигатьтәге проблемаларның мөһимлеген аңлау, үзаңнарын үстерү максатыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев