Апас үзәк китапханәсендә яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр
2022 ел — Россия халкының мәдәни мирас елы булып билгеләнде. 2022 елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел.
(14 апрель, "Апастово-информ").
Шул вакыйгалар кысаларында Апас үзәк китапханәсендә «Яулыгым — йөз аклыгым» дип аталган мастер-класс узды.
"Очрашуга Апас урта мәктәбеннән 10 нчы сыйныф кызлары, Аграр көллияттән 16 нчы группа кызлары, китапханә каршында эшләп килүче «Сердәш» клубына йөрүче апаларыбыз чакырылган иде. Очрашуда татар халкының милли киемнәре булган: күлмәк, читек, калфак турында сөйләп үтелде", - ди китапханәче Римма Шәйхетдинова.
Кичәнең икенче яртысында Лилия Хәсәнова һәм Альбина Хатыпова Альбина тарафыннан яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.
Кичә яшь буын өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев