Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк музеенда экспонатлар артты

-Апас "Туган якны өйрәнү" үзәк музееның табигать стенды тагын 5 экспонатка артты. Хәзер бу экспозициядә 45 киек кош, җанварларның тересеннән бер ягы белән дә аерылмый торган карачкылары бар. Аудиотасмада исә аларның тере тавышларын тыңлап була. Бер карачкы-әйтик ләкләк, үрдәк, тиеннеке-әзерләү шактый кыйммәт. Кайберләре 15 мең сумга кадәр җитә. Аларны махсус...

-Апас "Туган якны өйрәнү" үзәк музееның табигать стенды тагын 5 экспонатка артты. Хәзер бу экспозициядә 45 киек кош, җанварларның тересеннән бер ягы белән дә аерылмый торган карачкылары бар. Аудиотасмада исә аларның тере тавышларын тыңлап була. Бер карачкы-әйтик ләкләк, үрдәк, тиеннеке-әзерләү шактый кыйммәт. Кайберләре 15 мең сумга кадәр җитә. Аларны махсус әзерлекле таксодермистлар 1 ай чамасы киптереп, эчке әгъзаларын алып һәм тимерчыбык арматура үреп ясыйлар. Айга ике тапкыр карачкыларны көя төшмәсен, бозылмасын өчен махсус эремәләр белән эшкәртеп, музей тузаныннан чистартып торырга кирәк,-ди директор Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев