Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас Үзәк ял паркына яңа алтакта урнаштырылган

Апаста яңабаштан ясалучы Үзәк ял паркына керү юлларына әнә шундый матур алтакталар урнаштырылды. 1 ай элек яңа парк эчендәге 50 гә якын заманча яктырту, "ВАЙ-ФАЙ" җайланмалары файдалануга тапшырылды. Якынча 1100 квадрат метрлык скевер, тротуар-юлларга салынган брусчатка кышка яхшы әзерлек белән керә. Зур өмәләрдә утыртылган барлыгы 500 төп чүлмәкле туя агачларын...

Апаста яңабаштан ясалучы Үзәк ял паркына керү юлларына әнә шундый матур алтакталар урнаштырылды. 1 ай элек яңа парк эчендәге 50 гә якын заманча яктырту, "ВАЙ-ФАЙ" җайланмалары файдалануга тапшырылды. Якынча 1100 квадрат метрлык скевер, тротуар-юлларга салынган брусчатка кышка яхшы әзерлек белән керә. Зур өмәләрдә утыртылган барлыгы 500 төп чүлмәкле туя агачларын Мәскәү питомнигыннан кайтардылар. Ике җирдә куелган беседка, балалар ял-спорт мәйданчыклары инде күптән сафта. Ике атна элек 1 чакрым озынлыктагы тимер койма-рәшәткәләрне монтажлау эше дә төгәлләнде. Парк уртасындагы түгәрәк бассейн-күл эчендәге йөзмә шарлы фонтаннарны эшләтеп-сынап карагач, кышкы саклауга алып куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройствоАпастово