Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “14..30 автобусы“ килде

12 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте “Автобус 14..30” яшьләр акциясе уздыра. Бу акция кысаларында, махсус автобуста хәрәкәт итүче команда район яшьләре белән очрашып, ачык дискуссияләр, бәйрәм чаралары оештыра.

Республиканың барлык районнары буенча хәрәкәт итүче әлеге “14..30 автобусы“ Апаска да килде. Автобуста килгән кунакларны аграр көллияттә гармун моңнары астында баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Яшьармиячеләр килүчеләрне кайнар сәламләп, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Биредә районыбызның иң актив яшьләре катнашында җанлы очрашу үтте. Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эше министры урынбасары Ринат Садыйков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рөстәм Мингазиев, Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Республикасы яшьләр эше министры урынбасары Ринат Садыйков апас яшьләре белән якыннан танышып, борчыган сорауларына җавап бирде, үзенең киңәшләрен җиткерде.
-Апаста бик җылы итеп каршы алдылар. Биредә инициативалы, үз фикерен җиткерә белгән яшьләр бардыр дип ышанам. Киләчәктә үзалдыгызга куйган максатларны тормышка ашыруыгызны, җәмгыятьтә лаеклы урын табуыгызны телим, - диде ул. Очрашу ахырында ачык йөз белән каршы алган, очрашуны җанлы итеп оештыруда зур көч куйган район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәфис Хәбибуллинга Рәхмәт хаты тапшырылды. Үз фикерләрен белдереп, республика кунакларына мөһим сораулар белән мөрәҗәгать иткән иң актив яшьләр дә истәлекле бүләкләргә, “Татарстан яшьләре“ символикасы төшерелгән футболкаларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев