Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “Ак Барс” холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Камиль Галиев килде

Алар язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинарда катнаштылар.

(16 апрель, “Апастово-информ”).


Җитәкчеләр һәм республиканың 7 районыннан килгән белгечләр иң элек “Апас-мол” берләшмәсенең һәм "АК БАРС" МТК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Каратундагы базаларында булдылар. Алар авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү остаханәләре һәм эшне оештыру шартлары белән танышылар.
Соңыннан район мәдәният йортында язгы-кыр эшләрен оештыру һәм 2022нче елга бурычлар буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.
“Язгы кыр эшләрен оешкан төстә яхшы сыйфат белән үткәрүгә агрофирмаларның киләчәк тормышы нык бәйләнгән. Чөнки язгы чорда финанс нигез салына. Моның өчен ике атнага түзәргә кирәк. Ә инде бүген семинар барышында әйтелгән кимчелекләргә үпкәләргә кирәкми. Болар фактлар. Әйдәгез, язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрик. Алга куйган бурычларыбызны йөзебезне кызартмаслык итеп үтәү сорала. Барысы да безнең үзебезнең хезмәткә бәйле булып тора”, - диде Камиль Галиев.
Семинар барышында күп кенә яңалыклар турында сөйләделәр.
“Язгы кыр эшләренә мөмкин кадәр яхшырак әзерләнү өчен күп чаралар күрелгән. Бер көн ел туйдыра. Холдингның барлык тармакларындагы хезмәткәрләр тарафыннан агрофирмаларны запас детальләр, минераль ашламалар һәм чәчүлек орлык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертелде. Бергәләп эшләнде бу юнәлештә”, - дип сөйләде генераль директор Иван Егоров.
Семинар киңәшмә эшлекле шартларда узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бүген алда торган бурычлар турында фикерләрен әйтте. Елны югары нәтиҗәлелек белән тәмамлау буенча бурычлар куйды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев