Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “Алдынгылар вакыты” автобусы килде

Татарстан районнары буйлап хәрәкәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары яшь апаслылар белән очрашты.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).


“Алдынгылар хәрәкәте ” активистлары кызыклы әңгәмәләр, флешмоблар аша хәрәкәтнең максаты, проектлары белән таныштырды.
“Эшебезне яңа - 2022нче елда гына башлап җибәрсәк тә, бик күп уйларыбызны, проектларыбыз тормышка ашыра алдык. Республикада яшәүче һәрбер баланы “Алдынгылар хәрәкәте” белән таныштыруны да максат итеп куйдык. Шул ният белән “Алдынгылар вакыты” автобусы белән районнарга юл тоттык. Район балалары, яшьләре белән очрашабыз, эшебез белән таныштырабыз, фикерләре белән кызыксынабыз. “Алдынгылар хәрәкәте” илебездә иң зур оешма булып санала. Безнең белән илебезнең төрле почмакларында яшәүче балалар, студентлар, яшьләр берләшеп эшли, үсә”, - диде Зилә Хәбибуллина “Алдынгылар хәрәкәте автобусы” турын оештыручы комитеты вәкиле.
“Алдынгылар хәрәкәте” - Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте, 2022 елның 18 декабрендә ил хакимияте башлангычы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм «традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә» дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылган. Хәрәкәтнең бүлекләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылган.

“Алдынгылар хәрәкәте” районда үз эшен оешкан төстә башлап җибәрде. 30 дан артык бала “Алдынгылар” сафына тантаналы төстә кабул ителде. Төрле кызыклы чаралар оештырабыз. Мәктәпләрдә булып, укучылар белән очрашабыз. Үз эшчәнлегебез белән таныштырабыз, уеннар, конкурслар оештырабыз. Балалар белән бергәләшеп әзерләнәбез, республика киңлекләрендә дә үзебезне танытабыз”, - дип белдерде “Беренчеләр хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев