Апаска башкаладан рәхмәт хаты килде
Минем әтием Дәүләтгәрәй Баһаветдинов Олы Болгаер авыл җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны.
Ул хәзер безнең белән Казанда яши. Бәйрәмнәрдә без аны авылга да алып кайтабыз. Барлык бәйрәмнәргә дә безнең әтиебезгә район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне алып торабыз. Җиңү бәйрәмендә игътибар бигрәк тә зур булды. Бүләкләр, акчалата ярдәм, цифрлы телевизорга приставка бирелде. Игътибарыгыз, бүләкләрегез өчен, Рәшид Нәҗибович, Сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Шулай ук Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы, анда эшләүче кызлар һәрвакыт шалтыратып хәлебезне белешеп торалар. Бу бәйрәмгә кайткач та, авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина килеп, район башлыгы исеменнән приставка тапшырып китте. Аларга да зур рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калам.
Кызы – Зифа Акпамбекова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев