Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска бизнес-десантчылар килде

Апаска бизнес-десантчылар килде Бүген Апас ресторанында район эшмәкәрләре бизнес-десантчылар белән очрашты. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров һәм район эшмәкәрләре катнашты. Бизнес десант проектының спикеры Артем Гараев белдерүенчә, бу чара республиканың һәр районында үтә. Бизнес-десантчыларның төп максаты - эшмәкәрләрне...

Апаска бизнес-десантчылар килде
Бүген Апас ресторанында район эшмәкәрләре бизнес-десантчылар белән очрашты. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров һәм район эшмәкәрләре катнашты. Бизнес десант проектының спикеры Артем Гараев белдерүенчә, бу чара республиканың һәр районында үтә. Бизнес-десантчыларның төп максаты - эшмәкәрләрне эшчәнлек алып бару дәверендә кирәк булган интернет-ресурслар белән таныштыру.

- Эшмәкәр эше җиңелләрдән түгел. Эшчәнлек алып бару дәверендә төрле авырлыклар белән еш очрашырга туры килә аларга. Шуңа күрә аларга даими кулланырга махсус интернет сайтлар, интернет-журналлар эшли. Анда тиешле мәгълүматны алырга була. Әйтик, "Проверенный бизнес" сайтында мөһим сорауларга җавап табарга була. Һәм шулай ук үз эшен башларга яки киңәйтергә уйлаучылар өчен "Бизнес-навигатор" ярдәмгә килергә мөмкин - диде ул.

Һәм шулай ук эшмәкәрләргә интернет аша ничек киңәш алырга, сәүдә мәйданчыкларына чыгу, сату-алуда үз товарыңны тәкъдим итү, товарыңны эре сәүдә челтәренә ничек үткәрү кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды.
Очрашу сый тулы өстәлләр артында барды. Апас сәхнәсе үзешчәннәре катнашучыларга уңышлар теләп, матур җырларын бүләк иттеләр. Соңыннан һәр катнашучы эшмәкәргә сертификатлар тапшырылды.


Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев