Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “Чик сагында” күчмә хәрби музее килде

Республика буйлап хәрәкәт итүче күчмә музей “Яшьлек” яшьләр үзәгендә урнашкан. Ул 19-22 март көннәрендә 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшлиячәк.

(19 март, “Апастово-информ”).



Күчмә хәрби музей Россиянең чик буе гаскәрләре төзелүгә 105 ел тулуы уңаеннан һәм үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган. “Чик сагында” күчмә музее районга хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин һәм районның «Чик сакчылары бердәмлеге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин тырышлыгы белән алып киленгән.
“Без – ветеран чик сакчылары буларак, үз чиратыбызда балаларда үз илләре өчен горурлык хисләре, өлкән буынга, Ватан сакчыларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куябыз. Төрле хәтер чараларында катнашабыз. Әлеге күчмә музейны район балаларына чик сакчылары турында кызыклы мәгълүмат җиткерү нияте белән алып килдек”, - дип белдерде районның чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин.
Районның хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе, әфганчы Фәнис Зәйнуллин күчмә музейны яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең асыл үрнәге булуын әйтте һәм аны оештыруда ярдәм иткән Татарстан Республикасының «Чик сакчылары бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләймановка һәм райондашларга тәкъдим итүдә теләктәшлек күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Музейның экспозициясе чик сакчыларына багышланган. Биредә төрле елларда чик сагында торган хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең кораллары, киемнәре урын алган. Шулай ук данлыклы Геройлар турында да мәгълүмат җиткерелгән.
Биредә Иске Әнәле авылында яшәүче, 1977-1979нчы елларда хәрби бурычын чик сагында үтәгән Хамис Сәйфетдиновның шәхси почмагын да күрергә була.
Күргәзмәләр белән районның “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Марсель Хикмәтов таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев