Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Ул иң элек район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә “Алга” яшүсмерләр клубында булды, биредә оешкан көмеш волонтерлар хезмәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

(29 март, “Апастово-информ”).


“Фәрештәнең алтын куллары” бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте кысаларында районда көмеш волонтерлар изге эш башкаралар. Өлкән апалар биредә яралыларны коткару өчен тактик носилкалар тегәләр. Соңгы вакытта бу эшкә яшьләр дә тартыла башлады. Бүгенге көндә биредә госпитальләрдә дәваланучылар өчен эчке киемнәр һәм махсус сумкалар тегү эшенә дә керешкәннәр. Биредә эш кайнап тора – бер төркем апалар носилкалар җыя, икенчеләре тегү эшен башкара.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә апалар белән аралашып сөйләште, аларның хезмәтен изге гамәл белән тиңләде һәм чиксез соклануын белдерде. Дәүләт эшлеклесе шулай ук апаларның борчыган сорауларына җавап бирде, яшьләрдә патриотик һәм хезмәт тәрбиясен көчәйтү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев