Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм башка министрлык вәкилләре килде.

Эш сәфәре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Каратунда урнашкан сөт-май комбинаты, биредәге цехлар, эш мөмкинчелекләре белән танышудан башланды.
-Бүгенге көндә оешмада 37 кеше эшли. Эшне тулы күләмдә башкарып, киләчәктә 177 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Төп эш юнәлеше - ярым каты, каты сыр һәм майлы-майсыз коры сөт җитештерү. Март аенда оешманы эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз, - ди сөт-май комбинатының башкарма директоры Дмитрий Самодоров.
Аннан кунаклар яңа гына төзекләндерү эшләре тәмамланган район үзәк хастаханәсенең балалар поликлинасына килделәр. Биредә 35 миллион сумлык эш башкарылган. Киләчәгебез булган – балаларга тиздән аерым бинада хезмәт күрсәтеләчәк.
-Бина яңа, якты, яңа җиһазлар белән баетылган. Биредә табибларга, шәфкать туташларына эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. 1 катында балалар консультациясе, икенчеседә - балалар бүлекчәсе булачак, - ди хастаханәнең баш табибы Алевтина Керимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев