Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде

Министр социаль тармак, мәгариф, халык сәламәтлеген саклау өлкәсе җитәкчеләре белән аралашты, “Демография” илкүләм проектының тормышка ашырылуы белән кызыксынды.

(14 декабрь, “Апастово-информ”).


Эльмира Зарипова Апас районының “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” төбәк проектын гамәлгә ашырудагы эшчәнлеген югары бәяләде. Һәм киләсе 2023 елда әлеге проект кысаларында өлкән райондашларның сәламәтлеген кайгырту буенча чаралар дәвам итәчәге хакында белдерде.
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты өлкән яшьтәге райондашларның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә уңышлы эшләп килә. Уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез. Әлеге проект кысаларында өлкәннәрне хастаханәгә диспансеризация узарга йөртү өчен республикага 43 махсус автомобиль бирелде. Апас районында да шундый автомобиль бар. Өлкәннәргә үзвакытында профилактик медицина тикшеренүе уздыру күп кенә авыруларны кисәтү һәм сәламәтлеген кайгырту өчен кирәк”, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев