Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаска генераллар ешлады

Апаска Татарстанның Көнбатыш чикләнгән хәрби гаскәрләр контингенты җәмәгать оешмасы җитәкчесе, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов килде. Ул район хәрби комиссариатта үзвакытында армиягә чакырылып бүген районда яшәүче, яшьлеген Германиядә хәрби хезмәттә уздырган Апас оешмасы җитәкчесе, фермер, запастагы сержант Илһам Баһавивка махсус Байрак тапшырды. Аннан соң районның рәсми делегациясе составында Батырлар Мемориалында Мәңгелек...

Апаска Татарстанның Көнбатыш чикләнгән хәрби гаскәрләр контингенты җәмәгать оешмасы җитәкчесе, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов килде. Ул район хәрби комиссариатта үзвакытында армиягә чакырылып бүген районда яшәүче, яшьлеген Германиядә хәрби хезмәттә уздырган Апас оешмасы җитәкчесе, фермер, запастагы сержант Илһам Баһавивка махсус Байрак тапшырды. Аннан соң районның рәсми делегациясе составында Батырлар Мемориалында Мәңгелек утка, Батырлар аллеясындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Олы кунак шулай ук районның "Сугышчан Дан һәм "Туган якны өйрәнү" музейлары, "Сәләт" балалар Үзәге, Апас халкы белән танышты.

-Без бер буынны узган гасырның 90 нчы елларында югалта яздык. Украинадагы бүгенге хәлләр әнә шуның ачы нәтиҗәсе ул.-Балаларыбызны хәрби-патриотик рухта тәрбиялик. Үз Ватанын һәм данлы үткәнен һәркем белергә һәм яратырга тиеш,-диде генерал Молоствов апаслылар белән очрашуларда.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев