Апаска хәтле килеп җитә алмаган
Күрше Югары Ослан юлында ДПС экипажы бишәр литрлы 24 канистрага контрафакт алкогольле эчемлек төягән бер машинаны туктаткан. Законсыз продукция конфискацияләнгән, ул суд карары белән юк ителәчәк,-ди район "Госалкогольинспекция", кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Гөлнара Абдрахманова. -Идел аша күршебез-Спас районында берәүнең өеннән көмешкә сатып ятуы 8 тапкыр ачыкланган, безнең районда да...
Күрше Югары Ослан юлында ДПС экипажы бишәр литрлы 24 канистрага контрафакт алкогольле эчемлек төягән бер машинаны туктаткан. Законсыз продукция конфискацияләнгән, ул суд карары белән юк ителәчәк,-ди район "Госалкогольинспекция", кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Гөлнара Абдрахманова. -Идел аша күршебез-Спас районында берәүнең өеннән көмешкә сатып ятуы 8 тапкыр ачыкланган, безнең районда да берәү итәк астыннан хәмер сатып ятуы өчен ике тапкыр җәзага тартылды. Ул аз түгел, штраф 3-5 мең сум. Атна саен район хокук сакчылары белән бергәләп атнага ике-өч тапкыр шундый тикшерү рейдлары үткәрәбез. Ел башыннан шундый юл белән кәсеп итүче 25 кеше ачыкланды, 55 литр продукция әйләнештән алынды. Мондый очракларны белсәгез, Интернетта "Халык контроле" сайтына үз хәбәрегезне урнаштырыгыз. Ул расланса, сезгә 3-5 мең сум күләмендә акчалата премия бирелә. Аноним хәбәрләр дә тикшереләчәк, тик акча түләнми...
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев