Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “Мобиль поликлиника” килде

“Сәламәтлекне саклау” проекты кысаларында, авыл кешеләренә профилактик тикшерү үткәрү максатыннан республика районнары буйлап хәрәкәт итүче “Мобиль поликлиника” Апаска да килде.

“Мобиль поликлиника” күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган, невролог, уролог, гинеколог, офтальмолог бүлмәләре урнаш¬тырылган. Биредә райондашларга Казан шәһәренең 7 нче номерлы хастаханә табиблары хезмәт күрсәтә.
- Төрле авырулар буенча диспансер исәптә торучы райондашларыбыз участок табибы юлламасы белән һәм махсус график нигезендә бирегә килеп, медицина тикшерүе үтәчәк һәм табиб ярдәме алачак. Аларны алып алып килү өчен махсус транспорт та куелды, - ди район хастаханәсе баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина.
“Мобиль поликлиника” 21 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Каратунда, 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Шонгаты авылында эшләячәк.
Ул бүген Каратунда тукталды. Биеш, Каратун, Дәүләки авылларында яшәүчеләр бирегә килеп, медицина ярдәме алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев