Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаска профессорлар килде

30 октябрьдән Апас аграр көллиятендә мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре өчен 3 көнлек махсус семинар- укулар башланды. Анда кайбычлылар да чакырылып, барлыгы 170 мәгариф хезмәткәре каршында Казанның Тимирясов исемендәге инновация университеты, инклюзив педагогика, "Вера" халыкара үзәкләре һәм башка уку йортлары вәкилләре лекцияләр укый. Университет кафедрасы доценты, иктисади...

30 октябрьдән Апас аграр көллиятендә мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре өчен 3 көнлек махсус семинар- укулар башланды. Анда кайбычлылар да чакырылып, барлыгы 170 мәгариф хезмәткәре каршында Казанның Тимирясов исемендәге инновация университеты, инклюзив педагогика, "Вера" халыкара үзәкләре һәм башка уку йортлары вәкилләре лекцияләр укый. Университет кафедрасы доценты, иктисади фәннәр кандидаты Фәния Хәмидуллинаның моннан 25 еллар элек Апас мәктәбен алтын медальгә тәмамлавы билгеле.

Республикада "Уңай мохит" дәүләт программасы буенча күп эшләр башкарылды. Тик ул әле мәктәп баскычы янәшәсенә, санитар-гигиена бүлмәләренә пандус-култыксалар кую белән генә чикләнде. Мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеге, интеллектуаль үсеше сыната төшкән балалар да сау-сәламәт укучылар белән бергә укырга тиеш, тик моның аерым үзенчәлекләре бар. Курсларны тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылачак.

- Татарстанда без инде шундый 30 семинар-укулар үткәрдек. Апаска икенче тапкыр килүебез. Апас укытучылары һәм укучылар яңалыкка омтыла, уку шартларыгыз бик әйбәт. Авылларыгыз һәм Апасның төзек, матур булуын бик ошаттык. Халкыгыз да ачык һәм ярдәмчел. Шулай зурлап каршылавыгызга зур рәхмәт,-диде үз чыгышында университет проректоры педагогика фәннәре докторы, профессор Дания Әхмәтова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева семинарда катнашучыларга укуларның уңышлы һәм файдалы узуын теләде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев