Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Республикада “Татарстан – казанышлар республикасы” дигән автобус туры старт алды. Шушы көннәрдә эстафетаны безнең район кабул итте. Район мәдәният йортында спикерлар һәм район активы вәкилләре катнашында панель фикер алышу узды.

Мәдәният йортының фойесында халык игътибарына Татарстан казанышларына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.
Чарада спикерлар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты җитәкчесе Максим Топилин, район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Фикер алышу модераторы Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Римма Ратникова булды.
– Илкүләм проектлар ул – илне үзгәртү проблемалары. Проектларның үз исеме, тармагы булуга карамастан, аларны аерып карау катлаулы. Ә программаларга бәяне республика халкы бирә, - дип билгеләп узды ул.
Максим Топилин милли проектларның халык өчен әһәмиятле булуын ассызыклап узды. – Барлык милли проектлар да халык тормышын яхшырту өчен эшләнелә. Проектлар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, Республика үсеш алганга гына аның әлеге проектларга ярдәм итү өчен финанс мөмкинлекләре бар. Проектларыбыз уңышлы эшләп килгәнгә балаларыбыз якты, заманча төзекләндерелгән мәктәпләрдә укыйлар, сулар, утлар, юллар салына. Болар барысы да халкы өчен, - диде ул.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин очрашуның мөһимлеген билгеләп үтте. 2023 елда федераль һәм республика программалары буенча башкарылган эшләргә тукталды.
– 2023 елда район 17 федераль һәм республика программаларында катнашып төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсенә 711,7 миллион сум, юллар төзү буенча 328 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Узган ел алты мең квадрат метр мәйданда торак төзелде. Бу бер кешегә 36,2 квадрат метр туры килә дигәнне аңлата.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Кече Болгаер авыл клубы капиталь төзекләндерелде, Шәмәк һәм Урта Биябашы авылында яңа күпфункцияле үзәк сафка басты, Үтәмеш авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылырга тора.
Апас урта мәктәбенең ашханәсе капиталь төзекләндерелде. Мәктәп өченисәпләү техникасы, программалау һәм презентация җиһазлары сатып алынган. Ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Морзалар һәм Табар Черки мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре барлыкка килде.Апаста ябык футбол манежы төзелде.
“Сәламәтлекне саклау” милли проекты ярдәме белән бер фельдшер –акушерлык пункты сафка басты, Кече Болгаер, Югары Балтай, Кече Күккүз, Идрәз, Коштавылы, Түбән Биябашы, Ябалак авылларында төзекләндерелде.
“Чиста су” программасы буенча 5 җирлектә яңа су юллары салынды, 2 җирлектә проектлары төзелгән.
2020-2023 елларда “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәме белән 95 миллион сумнан артык бәягә 22 ишегалды төзекләндерелде.
“Торак һәм шәһәр мохиты” милли проекты ярдәмендә Апасның Табар яр буе заманча төзекләндерелде. Халыкның һәм кунакларның ял итү урынына әйләнде.
2024 нче елга планнарыбыз зурдан. Күп кенә программаларда катнашабыз, алар барысы да райондагы проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булып тора. Бергә аңлашып эшләгәндә, бердәм булганда гына һәр тармакта уңыш көтәчәк, - диде ул.
Фикер алышулардан соң Максим Топилин сораулары булган райондашларны кабул итте.
Очрашу Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстанның Атказанга артисты Чулпан Йосыпова, җырчы Рөстәм Насыбуллинның һәм Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия һәм балет театры солисты, Татарстанның Актказанган артисты Алинә Шәрипҗановаларның чыгышлары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев