Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде

Апаска Татарстан республикасының Сәламәтлек саклау министры килде.

(30 май, “Апастово-информ”).


Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә район үзәк хастаханәсенең эшчәнлеге белән танышты, яңа җиһазларны карап чыкты, биредә эшләүче табиблар, хезмәткәрләре белән аралашты, хезмәт һәм дәвалану шартлары белән кызыксынды.
“Район үзәк хастаханәсе бик сыйфатлы, заманча шартларга яраклаштырылып төзекләндерелгән. Табибларның күбесе сәламәтлек өлкәсендә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Әлеге нык булган коллективыгызны саклап, шулай ук яшь белгечләрне дә районга җәлеп итеп, уңышларга ирешеп эшләвегезне телим”, - диде министр.
Марсель Миңнуллин шулай ук яңа төзекләндерелгән балалар поликлиникасын да карап чыкты һәм биредәге шартларга соклануын белдерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев