Апаска солдат кайтты
Апас егете Азат Насыйбуллин солдат хезмәтен намус белән үтәп, туган йортына кайтты.
(12 июль, “Апастово-информ“).
Солдат егетне әтисе Әнвәр, әнисе Альбина, барлык туганнары, якыннары зур шатлык белән каршы алды.
Азат Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Үзен бары тик яхшы яктан гына танытты. Әти-әнисе исеменә рәхмәт сүзләре дә килде.
Азат сәләтле һәм оста куллы райондашыбыз. Солдат егеткә киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев