Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Аны район башлыгы Равиль Хисаметдинов каршы алды.

(15 декабрь, “Апастово-информ“).


Камил хәзрәт Сәмигуллин иң элек мөселман яшьләре мәдәни-үзәгенең төзелеш барышы белән танышты һәм үзенең киңәшләре белән уртаклашты.
Аннан очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Бирегә авыл имамнары, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары җыелган иде.
Очрашу коръән уку белән башланып китте. Аннан соң килгән кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде һәм яңа төзелеш турында үз фикерләрен җиткерде.
“Районыбыз өчен бу бик мөһим төзелеш. Күмәклек күрсәтеп барыбыз да тәрбия учагы төзелешенә үз көчебезне кертсәк, якындагы бер-ике елда барлык эшләрен дә тәмамлап чыгарбыз дип ышанам”, - диде район башлыгы.
Очрашуда Татарстан мөфтие райондагы дини тормыш турында залга җыелган халык белән фикер уртаклашты. Мөселман әдәбе турында матур фикерләрен әйтте, тәрбияви вәгазьләре белән уйландырырга мәҗбүр итте. Халыкның күп кенә кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та үз чыгышында районыбыз халкын бердәм булып, дин кануннарын үтәп яшәргә өндәде.
“Мөселман икәнлегебезне истә тотып, һәр эшебезне уйлап, уртак фикергә килеп, киңәшләшеп яшәргә язсын. Барлык милләтне дә хөрмәт итеп, тату, бәхетле гомер итик”, - дип теләде мөхтәсиб.
Очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым уңышларга ирешкән имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Дин юлындагы зур хезмәтләре өчен Багыш авылы имамы Фәрит хәзрәт Ярмиевкә “Мөселман диния нәзарәте оешуга - 25 ел“ медале белән бүләкләде.
Очрашу дустанә шартларда узды. Мөхтәсибәтнең районда тоткан урыны, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында да сөйләшенде, республикадагы дини вәзгыять турында да сүз булды.
Районыбыз халкын, яшьләрне дин юлына тарту эшләрендә аеруча тырыш имамнар, шулай ук, билгеләп үтелделәр. Алар да мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев