Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Татарстан республикасы прокуратурасы вәкилләре килде

Алар “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә һәм аграр көллияттә укучылар белән очраштылар.

(19 апрель, “Апастово-информ”)


Республика кунакларын район прокуроры Зөфәр Абитов каршы алды һәм Апасның истәлекле урыннары белән таныштырды. Аннан кунаклар балигъ булмаган балалар эше комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләр белән очраштылар. Аларга үз тормышың, үз гамәлең өчен һәрвакыт җаваплы булырга кирәклеген, кешенең иң зур бәхете – гаиләдә, яраткан эшеңдә икәнлеген дәлилләр китереп сөйләделәр. Очрашу эчкерсез әңгәмә рәвешендә барды. Соңыннан балалар прокуратура вәкилләре белән бергә батырлар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


Очрашу Апас аграр көллиятендә дәвам итте. Биредә закон, тәрбия темаларына күп чыгышлар яңгырады, гыйбрәтле видеофильм тәкъдим ителде. Укучылар үз чиратында кунакларны көллият тормышы белән таныштырдылар, музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев