Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде

Район мәдәният йортында ул район активы белән очрашты. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кыскача район яңалыклары, эшчәнлек белән таныштырды. Аннан Васил Шәйхразиев Борынгы Болгар белән Зөя утрау шәһәрчеге турында эчтәлекле чыгыш ясады. Ул әлеге тарихи урыннарның кирәклеген, һәм аларны саклау, яңартуда һәркем өлешен кертергә тиешлеген ассызыклады. Татарстанда Болгар...

Район мәдәният йортында ул район активы белән очрашты. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кыскача район яңалыклары, эшчәнлек белән таныштырды. Аннан Васил Шәйхразиев Борынгы Болгар белән Зөя утрау шәһәрчеге турында эчтәлекле чыгыш ясады. Ул әлеге тарихи урыннарның кирәклеген, һәм аларны саклау, яңартуда һәркем өлешен кертергә тиешлеген ассызыклады. Татарстанда Болгар Ислам академиясе төзелә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызыла башлый. Бу изге эшләрдә апаслылар да читтә калмас, үз өлешен кертер.

Очрашуда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт тә чыгыш ясап, иң элек Гает бәйрәме белән тәбрикләде. "Тарихыбызны барлау" яңарту кебек изге эшләр безне тагын да берләштерер, ә мирасы оныклар, оныкчыкларга калыр. Апас районы халкы бу чарада да актив булыр", - диде.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев