Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска Татарстан хәрби-диңгез флоты ветераннары килде

Ветераннар Апас һәм Биеш урта мәктәпләре укучылары белән очраштылар.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Очрашу якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
1696 елны Бояр Думасы Петр 1 тәкъдиме белән флот булдыру турында “Морским судам быть” Указын кабул иткән.
Патриотик чара Биеш урта мәктәбендә башланды. Мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов ветераннарга укучылар һәм авыл халкы исеменнән олы рәхмәтен ирештереп, сүнмәс дәрт, исәнлек-саулык теләде.
Ветераннар төркемен берләштерүче икенче ранг капитаны Хәмит Абдуллаҗанов үз чыгышында укучыларга патриотик рухлы, кыю булырга өндәде, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүче яшьләр булып үсүләрен теләде. Биеш урта мәктәбен тәмамлаган якташыбыз, отставкадагы подполковник Әгъзам Сәлахов исә туган авылында укыган елларын, яраткан укытучыларын искә алды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.
“Экипаж – бер гаилә” халык вокаль ансамбле һәм “Империал” бию төркеме ветераннары патриотик рухтагы җыр-биюләре белән халыкны ял иттерделәр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Ветераннар шулай ук Апас урта мәктәбендә дә чыгыш ясадылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев