Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килде

Юлия Абдреева эш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа максатлар билгеләде.

(12 март, “Апастово-информ”).


ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш сәфәре барышында район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, йортларда социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы белән очрашты.
Юлия Абдреева социаль эшчәнлек юнәлешендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа максатлар билгеләде. Ул шулай ук үзенең чыгышында быел 15, 16, 17 март көннәрендә узачак мөһим сәяси вакыйга - Россия Президенты сайлауларында социаль хезмәткәрләрнең актив катнашуына, гражданлык бурычларын намус белән үтәүләренә зур ышанычын белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген югары бәйләп, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев