Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаска хәрбиләрдән кабат рәхмәтләр килеп иреште

Апасның Урта Балтай авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга кабат гуманитар ярдәм җибәргән. Бу юлы аларга Карабай авылы халкы да кушылган.

(25 июнь, "Апастово-информ").

 Уңган куллы, изге күңелле ханымнар Урта Балтай мәдәният йортына җыелып токмач баса. Шулай ук чәк-чәкләр дә пешереп, читтә иминлек өчен өлеш кертүчеләргә күңел җылысын өләшә.  Авыл халкы гуманитар ярдәм җыю, тәм-томнар пешерү эшенә теләп кушыла.

«Казанда «Щит» ҖЧҖ әфганчылар оешмасын җитәкләүче Урта Балтай авылы егете Дамир Биктимиров аша кабат күчтәнәчләр җибәрдек. Бу юлы изге эшкә Карабай авылы халкы да кушылды. Әлеге эшне клуб мөдире Наилә Гыйззәтуллина оештырды», - ди клуб мөдире Лилия Җамалиева.

Күчтәнәчләр егетләргә барып җиткән. Алар күчтәнәчләрне күз яшьләре аша кабул иткән. Апастан хәрби операциядә катнашучылар видеорәхмәт тә яздырып җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев