Апаска Юдино бистәсеннән Мәңгелек ут кайтты
30 нчы август Республика һәм район көне уңаеннан “Мәңгелек Ут эстафетасы” акциясе кысаларында, Апаска Юдино бистәсеннән Мәңгелек ут кайтты. Әлеге акция район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме һәм тырышлыгында узды.
Иртәнге сәгать биштән, районыбызның матурлыгын күрсәтеп бизәлгән автобус белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге Юнармиячеләр, газета, телевидение, газ хезмәткәрләре юлга кузгалды. Юдино бистәсендә Казан шәһәренең Киров районы җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар каршы алды. Мемориал комплекста, мәңгелек ут янында очрашу, танышу чарасы узды. Апаслыларны Юдино бистәсенең тарихы, бүгенгесе белән таныштырдылар.
– Безнең “Батырлар комплексы” төзекләндерелде, яңартылды. Мәскәү шәһәреннән “Билгесез солдат ” Мемориал комплексыннан Мәңгелек ут алып кайттык. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, - дип таныштырды Зәйтүнә Исмәгыйлева.
Мәңгелек утны районыбызның яшь көрәшчесе, Татарстан һәм Россия чемпионы Азамат Мөхәммәтшин яндырып алды. Автобуста юл буе сүндерелмичә кайтты ул. “Мәңгелек ут эстафета”сын Каратун мәктәбенең юнармиячеләре, ветераннар Советы һәм җирлек активы каршы алды.
– Бу барыбыз өчен дә истә калырлык чара булды. Яшь буын өчен аеруча да истәлекле. Киләчәктә сугышлар күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын, - диде Каратун җирлегенең ветераннар Советы рәисе Венера апа Шигабива.
Юнармиячеләр озатуында Мәңгелек ут Апаска Батырлар Мемориал комплексына кайтып җитте. Биредә эчтәлекле, матур чара узды. Район башлыгы барлык райондашларны бәйрәм белән котлады.
– Әлеге Мәңгелек ут Мәскәү шәһәреннән кайтарылган. Казан шәһәре җитәкчеләре белән сөйләшеп, без аны үзебезгә алып кайттык. Ул беркайчан да сүнми торган итеп эшләнде. Бу изге җир, ата-бабаларыбызны искә алу урыны, монда куелган телевизордан сугыш кырында башларын салган батырларыбызның фотосүрәтләре, кем икәнлекләре күренеп тора. Биредә чисталык һәм тәртип булырга тиеш, - диде Рәшид Заһидуллин. Шулай итеп алып кайткан Мәңгелек ут Апасның Батырлар Мемориал комплексында урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев