Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслар сынатмады

Казанда пенсионерларның VII Республика спартакиадасы узды. Бөек Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган әлеге спорт бәйрәмендә Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан катнаштылар. Анда безнең районның 10 кешелек җыелма командасы барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар. Йөзү буенча быел да район үзәк хастаханәсеннән Татарстанның атказанган табибы Венера Мөхәммәдова беренче, инде 77 яшен...

Казанда пенсионерларның VII Республика спартакиадасы узды. Бөек Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган әлеге спорт бәйрәмендә Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан катнаштылар. Анда безнең районның 10 кешелек җыелма командасы барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар.
Йөзү буенча быел да район үзәк хастаханәсеннән Татарстанның атказанган табибы Венера Мөхәммәдова беренче, инде 77 яшен тутырган Апастан Альберт Зиннәтуллин икенче урынны яулап, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр.
Россия пенсионерлар бүлегенең район советы рәисе урынбасары Фәрит Дәүләтшин һәр елны да спортның берничә төрендә ярышларда катнашып килә, көндәшләрен җиңүгә ирешә.
Ярышта җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.
Спартакиада да быел да йөзү буенча эстафета уздырылды. Ярышның бу төрендә район данын Венера Мөхәммәдова, Альберт Зиннәтуллин, Фәридә Еремеева һәм Рәфкәт Абзалов яклап, командалар арасында икенче алдылар һәм дүртесе дә көмеш медаль белән бүләкләнделәр.
Шулай итеп, спорт сөюче өлкәннәребез районга 2 алтын, 5 көмеш медаль алып кайттылар.
Ярышта катнашучы Фәридә Павлова, Рашат Касыймов, Илдар Усманов, Гөлсем Бактикованың да чыгышлары уңышлы булдылар.
Киләчәктә дә спорт белән дус булыйк, яңа җиңүләргә ирешик.
Фәрит Кәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев