Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслы тәгәрмәчле йорт төзегән

Апаста яшәүче 33 яшьлек Марат Тимерханов 70 ел күптән металл ватыгына озатылырга тиешле, моннан 50 ел элек Горький автозаводы конвейерыннан чыккан ГАЗ-51 автомашинасын 7 ел дигәндә үз сызымнары буенча менә шундый хәлгә китерде.

Оригинал детальләрне реставрацияләп яңартылган бу вездеходны теләсә нинди ретромузейга куярлык, ул теләсә нинди катлаулыктагы марафон-автоузышта катнашырга сәләтле. Аның автор-конструктор Марат проекты буенча ясаган кузовы көпчәкле өй рәвешендә. Автоөй автоном җылытыла, юыну, аш-су әзерләү, йоклау, ял итү өчен заманча шартларга туры китереп ясалган, телевизор һәм башка бик күп көнкүреш техникасы, электрон җиһазлар белән комплектланган.

Югары белемле 33 яшьлек Марат үзе Апас җир асты элемтәсе узелында инженер булып эшли. Бар эшкә дә кулы ята аның-яңа гына үзенә йорт салу эшен башлап җибәрде. Әнисе Мәдинә район хәрби комиссариаты хезмәткәре. 20 еллар хәрби хезмәт иткән әтисе Данис бик иртә мәрхүм булды. Апасның Яшьләр урамында яшәүче әнисе Мәдинә, дәү әнисе Рәшидә апа Маратның шундый тәртипле, оста куллы булуына сөенеп туя алмый. (Бу хакта тулырак язма газетабыз битләрендә урын алачак.)

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев