Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслы Руслан Галиев сугыш кырларында ятып калган колгыналыларның исемнәрен мәңгеләштергән

Апаста яшәүче Руслан Галиевның балачагы кечкенә генә Колгына авылында үткән. Бүген АПК профсоюзлары район комитетын җитәкли ул. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә һәр авылда һәйкәлләр халәтенә аерым игътибар бирелде. Әниемнең туган авылымда аның гомумән дә булмавы мине гаҗәпләндерде һәм гарьләндерде. Беркемгә әйтмичә, ярдәм сорамыйча гына аны иске урынында яңарттым....

Апаста яшәүче Руслан Галиевның балачагы кечкенә генә Колгына авылында үткән. Бүген АПК профсоюзлары район комитетын җитәкли ул.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә һәр авылда һәйкәлләр халәтенә аерым игътибар бирелде. Әниемнең туган авылымда аның гомумән дә булмавы мине гаҗәпләндерде һәм гарьләндерде. Беркемгә әйтмичә, ярдәм сорамыйча гына аны иске урынында яңарттым. Дусларым, үзешчән рәссам-архитектор Вячеслав Носов, Айдар Сабиров аның эскиз-макетын сызып, сугыштан кайта алмаган колгыналыларның исемлеген матур итеп язып бирделәр. Хәзер һәйкәл авылга ямь биреп, моннан 2-3 ел элек кенә яңадан салынган клуб янәшәсендә балкып утыра. Моның белән генә чикләнмәячмен, туганнарым белән бергәләп киңәшеп, затлы кирпеч, мәрмәрдән аны яңа урында стела рәвешендә яңабаштан ясарга ниятем бар. Аның тирә-юнен матур койма белән бизәп, брусчатка җәйгәч, ул бик матур килеп чыгачак. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хәсәенов та сугыштан исән-имин кайтып вафат булучы фронтовиклар исемлеген бик тиз арада барларга ышандыра.

Руслан Галиевның дәү әтисе Әхмәтвәли сугышның беренче көннәрендә ук фронт сызыгына озатыла. Яу кырында бик күп батырлыклар күрсәтеп, җиңүче булып 1945 елда исән-сау туган авылына әйләнеп кайта, ә бертуган абыйсы Нургали 1944 елда сугышта батырларча һәлак була. Бу нәселдән тагын ике бертуган баһадир каһарманнар-Хәлимҗан белән Рәхимҗан да сугышка алыналар

-Бабай рухы, сугышта үлеп калучылар, илгә Җиңү белән кайткан фронтовикларның рухы шат, хәтер мәңгелек булсын өчен бүген исәннәрнең тырышлыгы бик кирәк. Соңгы елларда иганәчеләр ярдәме белән авылларда төзелгән һәм яңартылган һәйкәлләрнең артуына һәм алар сафына һземнең дә кушылуыма мин һәм гаиләм бик шат, - ди ватанпәрвар Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев