Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар Арчага барып җиңеп кайтты

-21-22 октябрьдә Апас "Алтын алка" Боз Сарае аренасында Татарстан беренчелегенә 2005- 2007 елда туган балалар арасында "Алтын алка" турнирының беренче әйләнешендә Апас, Яшел Үзән, Алабуга, Казанның Авиатөзелеш районы һәм Чистай районнары яшь хоккейчылары очрашты. Безнекеләр бу юлы сынатты, көндәшлере көчлерәк һәм тәҗрибәлерәк булды. Моннан 4 кенә ел төзелеп ачылган Апас...

-21-22 октябрьдә Апас "Алтын алка" Боз Сарае аренасында Татарстан беренчелегенә 2005- 2007 елда туган балалар арасында "Алтын алка" турнирының беренче әйләнешендә Апас, Яшел Үзән, Алабуга, Казанның Авиатөзелеш районы һәм Чистай районнары яшь хоккейчылары очрашты. Безнекеләр бу юлы сынатты, көндәшлере көчлерәк һәм тәҗрибәлерәк булды. Моннан 4 кенә ел төзелеп ачылган Апас "Алтын алка" боз сараенда алар ике ел элек кенә беренче күнекмәләрен үтеп, бердәм команда булып беренче ел җаваплы уеннарын уйный, малайларның зур җиңүләре алда әле дип уйлыйбыз. Аның каравы, безнең зуррак малайлар командасы 23 октябьдә шушы ук беренчелек турнирының Арчада үткән этабында 2005 елда туган балалар арасында боз хуҗаларын 4:3 исәбе белән җиңеп кайттылар. Апас командасы составында ярымсакчы булып уйнаучы Апас мәктәбе укучысы Камилә Сафина үз яшьтәшләренә бик матур үрнәк күрсәтә. Команда капитаны Артур Черкасов та үзен бик көчле лидер итеп танытты,-дип хәбәр итә Боз Сарае директоры урынбасары Зөлфия Сибгатуллина.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев