Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар белергә тели

Үзара салым акчасы кая, ничек тотыла? Шәһәр тибындагы район үзәге Апас җирлеге башкарма комитеты зур түгел, нибары 6 гына кеше эшли анда. Апас җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов хезмәттәшләре Миләүшә Габитова, Миләүшә Зәмдиханова, Раилә Курамшина, Дания Шәрәфуллина, Альмира Хәлилованың тырышлыкларын бик мактый. -Документларның дөрес әйләнеше, халыкның төрле йомыш-гаризаларын тиз һәм гадел...

Үзара салым акчасы кая, ничек тотыла?

Шәһәр тибындагы район үзәге Апас җирлеге башкарма комитеты зур түгел, нибары 6 гына кеше эшли анда. Апас җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов хезмәттәшләре Миләүшә Габитова, Миләүшә Зәмдиханова, Раилә Курамшина, Дания Шәрәфуллина, Альмира Хәлилованың тырышлыкларын бик мактый.

-Документларның дөрес әйләнеше, халыкның төрле йомыш-гаризаларын тиз һәм гадел хәл ителүенә омтылабыз,-ди.

-Халыкны нык борчыган бер сорау-Апаста үзара салым акчалары үзвакытында җыелдымы? Аларны кайда, ничек кулланасыз?-дигән соруга җавап мондый булды.

-1 сентябрьгә район үзәге Апаста (Әнәлене дә кертеп) барлыгы 6000 кеше яши, 2600 йорт һәм фатир исәпләнә. Быел язын үткән референдум нәтиҗәләренә таянып, апаслылардан кеше башыннан 500 әр сумнан барлыгы 1 миллион 396 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелерга тиеш иде. Бу салымнан аерым категория кешеләр азат ителә. Июль ахырына законлы нигездә Апас һәм Әнәледә теркәлеп яшәүче 2792 кешедән барлыгы 700 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Татарстан Законнары буенча бу акча Казан аша Апаска 4 тапкыр арттырылып, 4 миллион 200 мең сум булып әйләнеп кайтты. Ел ахырына кадәр шушы сумманың 400 мең сумы Табар ярларын чистартуга, 505 мең сумы Әнәледә ачык спорт мәйданчыгы төзү, 2 миллион 475 мең сумы район үзәгендә Яш ләр микрорайоны, Парк урамы киселешендә зур төзекләндерү, яңа төзелешләргә юнәлтелде. Бу үзара салым акчаларының 120 мең сумы Апас урамнары, Үзәк парктагы чәчәклекләрне яңарту, матурлауга тотыла. Ленин урамында ял зоналары булдыру да өлешчә шушы акчаларга башкарыла.

-Ярты Апас, Әнәле халкы әлегәчә үзара салымын түләмәгән булып чыга. Ул тулысынча җыелган очракта бу төзекләндерү фонды күпме булачак иде?

- Казан өстәгән акчаларны да кертеп бу фонд 6 миллион 980 мең сум тәшкил итәчәк. Бу акчаларга Апас белән Әнәледә төзекләндерү, яңа төзелешләр күләме дә икеләтә күбрәк булыр иде дигән сүз бу.

-Димәк, кемдер үзара салымны түләгән, ә кемдер башкалар гаилә янчыгыннан чыгарып биргән кеше акчасына булдырылган уңайлылыктан файдалана. Үзара салым акчасын уртак казнага салырга ашыкмаучылар белән нишләргә уйлыйсыз?

-Беркемне дә суд юлында йөртәсебез килми ди бит, оятсызларча бу вазифа-бурычын үтәмәүчеләр белән кырыс сөйләшергә туры киләчәк. "Кара исемлек" кә эләгүе авыр түгел ул. аны әлегә фаш итми торабыз. Тормышта бит бөтенесе, әйтик каядыр ашыгыч тапшырылырга тиешле гади бер белешмә дә кирәк... Дәүләт җирле башкарма власть органнарының вәкәлатләре бик киң. Ваклашмыйк, үзара дус-тату булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә!

-Аңлашу дигәннән, моңа өметләнергә буламы?

-Була! Әйтик, салым түләүчеләр белән ачыктан-ачык сөйләшү август-сентябрь аенда ук үз нәтиҗәсен бирде. Фондка төрле сәбәп белән үзвакытында түләнмәгән 205500 сум үзара салым түләүләре өстәлде. Аны дүрткә тапкырласаң 1 миллион сумга якын акча бу. Димәк, Апасыбызны тагын да матурлау мөмкинлекләре арттты. Ә бу эш дәвамлы, планлы рәвештә алып барыла һәм куелган бурычлар катгый үтәлә Апаста һәм районда!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев