Апаслылар чаңгы юлында да көчле
"Россия чаңгы юлы-2017" иң көчлеләрне ачыклады Районкүләм спорт акциясендә Апас авыл, мәктәп, район үзәге паркы чаңгы юлларына барлыгы 5300 кеше чыкты. Узган шимбәдә район Сабантуе аланында чираттагы спорт бәйрәме үтте. Биш яшьтән 85 яшькәчә булган чаңгычылар, чанада шуучыларга табигать тә хәерхаһлы булды. Иганәчеләр ярдәме белән корылган табыннарда табаларда кайнар коймак...
"Россия чаңгы юлы-2017" иң көчлеләрне ачыклады
Районкүләм спорт акциясендә Апас авыл, мәктәп, район үзәге паркы чаңгы юлларына барлыгы 5300 кеше чыкты. Узган шимбәдә район Сабантуе аланында чираттагы спорт бәйрәме үтте. Биш яшьтән 85 яшькәчә булган чаңгычылар, чанада шуучыларга табигать тә хәерхаһлы булды. Иганәчеләр ярдәме белән корылган табыннарда табаларда кайнар коймак чыҗлады , төрле кайнатмалы, дарү үләнле тәмле чәйләр эчеп сусауларын бастылар.
ъ
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов бирегә килүче һәркемне кайнар сәламләде. Аланда көне буе җыр агылды.
Иң башта чаңгы дистанциясенә нәниләр, мәктәп командалары чыкты. Спорт ветераннары: апаслы Фирдүс Нургалиев, Каратуннан Хөҗҗәт Гыйсмәтов, Венера Шиһабиева яшьләргә үрнәк күрсәтте. Җиңүчеләрнең һәммәсе оештыручылар кулыннан Диплом-Грамота, истәлекле бүләк алды. Район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Андрей Клементьев, финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Имаметдинов, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, район пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов бу спорт бәйрәменә гаиләләре белән килеп, җиңүчеләр пьедсталына менде.
Чүрибураш һәм Зур Күккүз мәктәпләре вәкилләре Регина Хәмидуллина, Ралина Хәмидуллина, Айдар Гыйсмәтуллин, Илфат Гатауллин, Алинә Кәлимуллина, Айрат Хәмидуллин, Ринал Шәяхмәтов быел да осталыкларын тагын бер кат расладылар. Урта Балтайдан Адилә Биктимирова, Каратуннан Инзил Тимуршин, Табар Черкене мәктәбе яшь спортчылары Вероника Кузьмина, Данил Иванов, Мария Сусарина да үз дистанцияләрен иң тиз һәм төгәл үтте.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин үзенә ияртеп 12 кешелек команда алып килгән иде! Һәм һәр хезмәткәр чаңгы юлында үз җиңүен яулады, үз шәхси рекордын куйды. Үз этапларында автоинспектор Рамил Гафуров, Болынбалыкчы авыл җирлеге вәкиле Гөлназ Сабитова, Зур Күккүз авыл җирлеге спорт данын яклаган Фирүзә Яруллина, Апас "Салават күпере" балалар бакчасы вәкилләре, ирле-хатынлы Альберт һәм Гөлназ Вәлиуллиннар, аграр көллияттән Алмаз Сафиуллин финиш сызыгын җиңүчеләр рәтендә үттеләр.
Ярышны оештыручылар кулыннан алган тәүге Грамота, истәлекле бүләген кысып кочаклаган биш яшьлек Данияр бик истә калды:
-Бу чын бүләкләрме, миңа гынамы,..-ди сабый шатланып.
-Зур уңышлар, сәламәтлек әнә шундый кечкенә генә беренче җиңүдән башлана, улым,- ди аны кочагына алып әтисе, Биеш мәктәбе физкультура укытучысы Динар Галиев. Шулай түгелме?!.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев