Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар күп эчәме?

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров хәбәр иткәнчә, район кибетләренә урнаштырылган ЕГАИС дәүләт алкоголь әйләнеше күзәтүе системасы аша быелның 5 аенда барлыгы 91000 литр спиртлы эчемлекләр сатылуы теркәлгән. Бу күләмнең 71 мең литры аракы эчемлегенә туры килә. Шул ук вакытта районда әби-бабай, бәбиләрне дә кертеп 21 мең кеше теркәлеп...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров хәбәр иткәнчә, район кибетләренә урнаштырылган ЕГАИС дәүләт алкоголь әйләнеше күзәтүе системасы аша быелның 5 аенда барлыгы 91000 литр спиртлы эчемлекләр сатылуы теркәлгән. Бу күләмнең 71 мең литры аракы эчемлегенә туры килә. Шул ук вакытта районда әби-бабай, бәбиләрне дә кертеп 21 мең кеше теркәлеп яшәве мәгълүм. Саннарны үзегез чагыштырып карагыз-бер кеше башына күпме шешә туры килә?

-Бер үк вакытта район сәүдә нокталарына читтән контрафакт спиртлы эчемлекләр үтеп кермәвен йөгәнли алдык. ДПС, участок полиция хезмәткәрләре, "Госалкоголь" инспекторлары, аерым комиссияләр юлларда һәм авыл сәүдә нокталарында рейдлар үткәрүне планлы рәвештә дәвам итә. Шикле очракларга юлыксагыз хәбәрегезне аларга, авыл җирлекләре башлыкларына җиткерегез. Алар расланса сезгә 10 мең сумга кадәр аерым премия түләү тәртибе саклана. Интернетка "Халык контроле" сайтына да урнаштыра аласыз. Саулык, кеше сәламәтлеге бу дөньяда барлык акчалардан да кыйммәтрәк йөри,-ди Шамил Гаффаров апаслыларга мөрәҗәгать итеп.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев