Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар кредит аламы?

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге тотрыксызлык чорында күп кенә кешеләрнең төрле банкларда, берничә кредитлары бар. Соңгы елларда халыкның куллану кредитына ихтыяҗы арта бара. Кемнәрдер товарлар сатып алып, аларны җитештерүнең алга таба үсешенә этәргеч бирәләр, кемнәрнеңдер каршысына тормыш төрледән-төрле сынаулар китереп куя. Күп кенә очракта кешеләр көтмәгәндә килеп туган тормыш авырлыкларын...

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге тотрыксызлык чорында күп кенә кешеләрнең төрле банкларда, берничә кредитлары бар. Соңгы елларда халыкның куллану кредитына ихтыяҗы арта бара.

Кемнәрдер товарлар сатып алып, аларны җитештерүнең алга таба үсешенә этәргеч бирәләр, кемнәрнеңдер каршысына тормыш төрледән-төрле сынаулар китереп куя. Күп кенә очракта кешеләр көтмәгәндә килеп туган тормыш авырлыкларын хәл итәр өчен кредитлар алырга мәҗбүр булалар. Шул ук вакытта араларында җиңел ысул белән яшәүне кулай күреп, кесәләрендә җилләр исүгә дә карамастан, кыйммәтле әйберләр алудан, үзләре теләгәнчә ял итүдән, тыела алмаучылар да юк түгел. Ә нигә тыярга соң? Моның өчен барлык уңайлыклар да тудырылган бит. Кесәңдә бер тиен акчаң булмый торып та, үзеңнең хыялыңны тормышка ашырып була. Иренмичә, үзең теләгән кибеткә барып, җаның теләгән әйбергә кредит рәсмиләштерәсең генә кала. Сатып ал да, рәхәтен күр. Тик шулай җиңел генә була микән? Беренчедән, алда язып үтелгән җиңел генә, көнендә рәсмиләштереп алган ул кредитларның процентлары бик югары, икенчедән, кредит килешмәсендә вак кына язылган төрле пунктларына игътибар да итмичә имзабызны куябыз. Түләү вакыты җиткәч кенә әлеге зур процентлар белән алынган кредитның айлык түләүләрен түли алмавыбыз ачыклана. Еш кына шулай була: судка гариза кергәндә җыелган бурыч, алган суммадан берничә тапкырга артып китә.

Шул сәбәпле банклар һәм башка кредит оешмалары намуссыз клиентлардан килешүләр буенча җыелган бурычларны эзләтеп алуны сорап судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Әйтик, 2014 елда Апас район судында шушы категориягә кагылышлы - 131, 2015 елда - 262, 2016 елда - 183 гражданлык эшләре каралды.

Күп кенә эшләрне җавап тотучыларның үзләреннән башка гына карарга туры килә. Кредит йөкләмәләрен үтәмәүченең судка килмәве эшне карауга киртә була алмый. Тигез хокуклык һәм үз мәнфәгатьләреңне яклап бәхәскә керү принципларыннан чыгып, суд яклар китергән дәлилләр нигезендә эшнең торышын гына билгели һәм карар чыгара. Шуңа күрә эшне карау нәтиҗәләре күп яктан якларның ныклы дәлилләр китерүдәге активлыгына бәйле.

Миләүшә Гомәрова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев