Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар матурлыкны дөрес аңлый

Апас Үзәк паркында реконструкция эшләре дәвам итә. Быел биредә барлыгы 10 миллион сумлык төзелеш, төзекләндерү эшләре башкарылу күздә тотыла. Төсле фонтанлы күл тирәли, скверларга бик заманча нык утыргычлар монтажлана. Амфитеатр, үзәк сәхнә төзелеше ахырына якынлашып килә. Брусчатка тротуарлар, култыксалы күперләр, чуен утыргычлар, заманча яктырткычлар, чыбыксыз Интернет челтәре инде халыкка хезмәт...

Апас Үзәк паркында реконструкция эшләре дәвам итә. Быел биредә барлыгы 10 миллион сумлык төзелеш, төзекләндерү эшләре башкарылу күздә тотыла. Төсле фонтанлы күл тирәли, скверларга бик заманча нык утыргычлар монтажлана. Амфитеатр, үзәк сәхнә төзелеше ахырына якынлашып килә. Брусчатка тротуарлар, култыксалы күперләр, чуен утыргычлар, заманча яктырткычлар, чыбыксыз Интернет челтәре инде халыкка хезмәт итә. Балалар мәйданчыклары, велосипед, роликлы тимераяк, скейтборд серпантины файдалануга тапшырылу стадиясендә. Бу маршрутларга ясалма чирәм җәелде, бетон өлеше шомартылып, пыяладай тигезләнде. 1,5 гектарлык территориядәге туя, чыршы, башка декоратив агачлар рәте артачак дип фаразлана. Территория рельеф-ландшафты үзгәртелеп тигезләнә. Узган атнада паркта район хакимияте, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, Апастагы барлык оешмалар коллективлары чираттагы зур өмәдә катнашып, 50 кубометрлык җир эшләре башкарылды.

-Район үзәгенең матур булуы безнең үзебез өчен дә, кунаклар өчен дә казаныш һәм горурлык ул,-ди Каратун мәктәбе директоры Зөһрә Хәева һәм аның хезмәттәшләре. Инде булган затлылыкны саклыйк, камиллекнең чиге юк аның!..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев