Апаслылар, сак булыгыз: юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана
Һава торышының кинәт үзгәрүе сәбәпле машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакырабыз. Һава температурасының кинәт төшүе нәтиҗәсендә, юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булырга мөмкин. Юлдагы куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәткәрләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне, барыннан да бигрәк тизлек режимын арттырмауны сорый. Шулай ук кискен маневрлар ясаудан тыелып торырга, каршы як...
Һава торышының кинәт үзгәрүе сәбәпле машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакырабыз. Һава температурасының кинәт төшүе нәтиҗәсендә, юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булырга мөмкин.
Юлдагы куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәткәрләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне, барыннан да бигрәк тизлек режимын арттырмауны сорый. Шулай ук кискен маневрлар ясаудан тыелып торырга, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмаска һәм һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә киңәш ителә. Җәяүлеләргә дә саклык белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев