Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар сайлауга гаиләләре белән килә

Каратунның 906нчы Үзәк сайлау участогында 704 сайлаучы бар. Иртәнге сәгать унда әлеге сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирергә өлгергән дә иде инде. Сайлау участогында яшен дә, картын да очратып була иде. Бигрәк тә бердәм төстә гаиләләре белән килүчеләр күңелдә соклану уятты. Мисал өчен, Каратуннан Шиһабиевлар гаиләсе шундыйларда. Нуретдин һәм Венера Шиһабиевлар...

Каратунның 906нчы Үзәк сайлау участогында 704 сайлаучы бар. Иртәнге сәгать унда әлеге сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирергә өлгергән дә иде инде.

Сайлау участогында яшен дә, картын да очратып була иде. Бигрәк тә бердәм төстә гаиләләре белән килүчеләр күңелдә соклану уятты. Мисал өчен, Каратуннан Шиһабиевлар гаиләсе шундыйларда. Нуретдин һәм Венера Шиһабиевлар кызлары Эльвира, оныклары Мәликә белән килгәннәр иде.

- Гаиләбез белән бәйрәмгә килгәндәй килдек. Якты киләчәгебез өчен тавыш бирүне бурычыбыз дип саныйбыз. Яшәгән төбәгебез гөлләргә тиң. Урамнарыбыз такыр, утларыбыз якты, суыбыз өйгә килеп тора, ризыгыбыз да бал да, май. Матур тормышыбыз дәвамлы булсын дип тавыш бирдек, - диләр алар. Кечкенә Мәликә исә бүгеннән үк сайлауның мөһимлеген аңлап, тоеп, белеп үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев