Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар төзелеш ярата

-Татарстанда гамәлдәге утыз төрле төзелеш, төзекләндерү, үсеш дәүләт программаларының барысында да катнашабыз. Соңгы 5 елда, мәсәлән, районыбыз шундый юнәлешле 30 лап Грант отты. Ә андагы сумма, дәүләт ярдәме 1 миллион сумнан башлана,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов. - Элегрәк башланып дәвам итүче яңа объектлар саны арта гына,-ди җитәкче. Апаста...

-Татарстанда гамәлдәге утыз төрле төзелеш, төзекләндерү, үсеш дәүләт программаларының барысында да катнашабыз. Соңгы 5 елда, мәсәлән, районыбыз шундый юнәлешле 30 лап Грант отты. Ә андагы сумма, дәүләт ярдәме 1 миллион сумнан башлана,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

- Элегрәк башланып дәвам итүче яңа объектлар саны арта гына,-ди җитәкче. Апаста "Кояшкай", "Салават күпере" балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә ике өстәмә төркемгә 30 балага урыннар саны артты. Апас үзәк паркында иң заманча технологияләр буенча велосипед һәм роликлы тимераякта йөрү өчен ярты километрлык бетон, ясалма чирәмле махсус трасса, 500 кешелек амфитеатрлы үзәк сәхнә, инновацияле технология буенча яктырту системасы булачак. Район үзәк хастаханәсе, 12 авыл фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетының ике катлы бинасы да бик купшыланды. Хәзер бу үзәк мәйдандагы барлык биналар да төзекләндерелеп, тулы бер матур архитектура үрнәге булдырылды. Моннан тыш, район үзәгендә Салават Кәримов урамында күпкатлы торак йортлар комплексында тугызынчы, 3 катлы, 24 фатирлы торак йорт төзелешенең ярты этабы үтәлеп, аның башы ябылуга әзерләнә. Халыкны социаль яклау идарәсенең башы яңабаштан ябылды. Каратуннан Апаска керү юлында ике яклап киң, яктырту системалы брусчатка тротуарлар салынды.

Район үзәгендә, авылларда куллануда булган 12 ачык спорт мәйданчыкларына быел тагын яңа ике объект өстәлде. Киләсе елда алар Бакырчы һәм Чирмешән мәктәпләре, балалар бакчалары янәшәсендәдә монтажланачак дип фаразлана. Бу программада ахырынача катнашып, һәр авылны шундый заманча ачык ял-спорт мәйданчыклы итәргә тырышачакбыз. Ясалма чирәмле, яктырткычлы бу мәйданчыкларны балалар бик ярата.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау дәүләт програмасында бик актив катнашып, хәзер районда моңа мохтаҗ объектлар калмады, ә агымдагы төзекләндерү эшләре районның эчке резервлары хисабыннан башкарыла. Киләсе елда балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасына үтү өчен тиешле заявкаларны хөкүмәткә тапшырып, аны раслап яклау бик уңышлы бара.

Морзалар авылы Мәдәният йортын капиталь ремонтлау быел Татарстан Президенты программасына үтеп, бу эш инде төгәлләнеп килә. Киләсе елда шундый ук колачлы төзекләндерү эшләре Ябалак авылы Мәдәният йортында үтәчәк, заявканы Казан кабул ите һәм ул раслану стадиясендә.

Юл төзүчеләребез дә бу сезонда бик актив һәм нәтиҗәле эшлиләр. Тәүгелде һәм Татар Черкене авылларына кадәр 2,8 километрлык яңа асфальт юл салу эше төгәлләнеп килә. Алдан программага кертелеп тә, соңыннан вакытлыча кичектерелгән Йомралы-Болгаер юнәлешендә 30 еллар элек күтәртелгән грунт юлга ком-таш җәю мөмкинлеге өйрәнелә һәм Казан белән килештерелә. Проблеманың уңай хәл ителүенә өметләребез зурдан. Каратун-Дәвеш-Коштавылы, Свияжский бистәсе -Болынбалыкчы, Зур Күккүз-Түбән Барыш авыллары арасында асфальт юллар капиталь ремонтлана. Барлык эш күләме 10 километрга якын булачак дип көтелә.

Быел файдалануга тапшырылган яңа объектларыбыз саны бер дистәгә җыела инде. Алар арасында Югары Балтай авылы клубы, Свияжский бистәсендәге модульле ФАП, Шыгай авылындагы модульле участок ветеринария пункты иң зурлардан санала. Отылган Грантлар буенча төзекләндерелүче Идрәз һәм Зур Күккүз авыл мәдәният үзәкләре дә тиздән файдалануга тапшырылачак.

"Чиста су" Татарстан программасында да бик актив эшлибез. Кильдураз, Урта Балтай һәм Кормаш авылларында урам су магистральләре яңабаштан ясалып, башкарылган эш күләме 5 чакрымга җыела. Заманадан артта калмыйбыз, реконструкция үткәрелеп яңа салынучы урам су магистральләрендә аерым аралыкта су алу гидрантлары да урнаштырып бара.

"Якты авыл урамы" дәүләт программасы буенча район үзәге, авыл урамнарында 500 дән артык энергияне бик аз кулланучы яктылык диодлы яңа яктыртычлар куелы һәм эш дәвам итә.

Кыскасы, мөмкинлек булган һәр программада катнашу районыбыз йөзе, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга бик шәп ярдәм ул. Шулай эшлибез һәм шуңа омтылабыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев