Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар яшь хоккейчыларны алкышлады

Моннан 5 ел элек Татарстан Президенты фатыйхасы белән тантаналы итеп ачылган "Алтын алка" бозында 29 майда хоккей сезоны ябылды. 2005-2008 елларда туган балаларның "Титан", "Барс" һәм "Медведи" балалар хоккей командалары үзара иптәшләрчә очрашуын тамаша кылырга аларның әти-әниләре, абый-сеңелләре, дәү әти-дәү әниләре дә күпләп килгән иде. "Титан" - беренче. "Барс" -...

Моннан 5 ел элек Татарстан Президенты фатыйхасы белән тантаналы итеп ачылган "Алтын алка" бозында 29 майда хоккей сезоны ябылды. 2005-2008 елларда туган балаларның "Титан", "Барс" һәм "Медведи" балалар хоккей командалары үзара иптәшләрчә очрашуын тамаша кылырга аларның әти-әниләре, абый-сеңелләре, дәү әти-дәү әниләре дә күпләп килгән иде. "Титан" - беренче. "Барс" - икенче һәм "Медведи" балалар хоккей командалары өченче урыннарны бүлештеләр

- Олы балабыз Ранил бик үҗәтләнеп һәм яратып 2 ел инде хоккей белән шөгыльләнә. Ике сеңелесе - Ралина белән Рамина да абыйларына көч биреп торырга килдек әле менә, - ди Апастан күп бала анасы Рамилә Әхмәтҗанова.

-Улыбыз көндәшләре капкасына бер алка да кертте, шуңа бергәләшеп шатландык,-ди яшь хоккейчы әтисе Ришат Әхмәтҗанов.

"Барс" командасы капкачысы Фаилның әнисе Равия, әтисе Рафис Кадыйровлар да улларының бозда җитез уйнавына сокланырга бергәләп килгәннәр. Айдар һәм Гөлүсә Галләмиевларның уллары Искәндәр әти-әниләрен матур уены белән шатландырды. "Титан" балалар хоккей командасында уйнаучы бердәнбер кыз бала-Камиләнең әнисе Земфира белән Фарат Сафиннар Боз Сарае тренерлары Ленар Мотыйгуллин, Дамир Низаметдинов һәм Булат Хисамов зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бина бик якты, җылы һәм уңайлы һәм чиста. Биредәге 20 кешелек хезмәт коллективы үз эшенә бик җитди карый. Бозда ирекле шуу, хоккей секцияләрендә 500 дән артык кеше үз саулыгын кайгырта, сәламәт тормыш рәвешен сайлый. Әле ун көн элек кенә бу бозда Апас, Каратун һәм Свияжский бистәсендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен "Күңелле старт" ярышлары уздырылды.

1 июньдә балалар Сабантуенда бүгенге турнирда катнашып, призлы урыннар яулаган һәр уенчыга медальләр, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачагын белгәч, боздан тирләп-пешеп арып чыккан яшь хоккейчыларның кәефләре тагын да күтәрелде.

-Без быел командабыз белән зур автобуска утырып, Татарстанның бик күп районнарына хоккей уйнарга бардык. Җиңүләребез дә бик күп инде. Яңа хоккей сезонында алар тагын да күбрәк булачак,-ди яшь уенчы Рамазан Вахитов. Апасның балалар хоккей сезонының быелгы чемпионының әти-әнисе Илшат һәм Гүзәл Вахитовлар, энесе Ризванның горурлыгы булган Рамазан бу турнирда иң нәтиҗәле уенчы булып танылды.

"Алтын алка" да хоккей сезоны шулай итеп ябылды. Тик монда балалар һәм яшьләр, олылар шау-шуы тиз генә тынмаячак әле, боз аренасында массачыл, ирекле шуулар тукталмый.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев