Апаслыларга тагын бер уңайлылык артты
Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул Апаста 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бу бердәм электрон челтәрдә теркәлгән апаслылар санын 16899 кешегә җиткерү бурычы куела. -Апас районында бу челтәр хезмәтеннән 14 яше тулган гражданнарның 27 проценты файдалана. Бу әлегә...
Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул Апаста 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бу бердәм электрон челтәрдә теркәлгән апаслылар санын 16899 кешегә җиткерү бурычы куела.
-Апас районында бу челтәр хезмәтеннән 14 яше тулган гражданнарның 27 проценты файдалана. Бу әлегә Татарстан уртача күрсәткеченнән түбәнрәк, аны кимендә 70 процентка җиткерү - безнең өчен үтәлерлек бурыч,-ди бу юнәлеш өчен җаваплы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
-Бу ысул апаслылар өчен файдалымы соң?
-Чиратта торуны бөтенләй онытырга була. Әйтик, табибка, берәр банкка, ЮХИДИ, дәүләт органнарына йомышыгыз төшсә, аны электрон юл белән хәл итүе күпкә җиңеләя. Төрле документлар алганда яки алыштырганда, техниканы дәүләт теркәвенә куйганда пошлина 30 процентка азрак түләнә.
-ЮХИДИ штафларын түләгәндә дә шулаймы?
-Законда рөхсәт иткән тәртиптә, штрафыгызны 20 көн эчендә түләсәң аның 50 проценты янга кала, тик бу түләүгә дәүләт пошлинасы каралмаган. Балагыз бакчага, мәктәпкә кергәндә, пенсиягезне рәсмиләштергәндә ЕСИА аша электрон чиратка басу сезне күп кенә уңайсызлыклардан коткарачак. Чөнки, мондый гаризалар тиз һәм беренче чиратта каралырга тиеш. Коммуналь һәм башка хезмәтләргә дә бу электрон челтәр аша түләү бик отышлы.
Апас күпфункцияле Үзәк (МФЦ) җитәкчесе Алмаз Сөләйманов белән дә сөйләштем.
-Ел башыннан шушы юл белән 3 меңнән артык апаслы чит ил паспорты, шофер таныклыгы алганда һәм үз транспорт чарасын дәүләт теркәвенә куйганда һәм башка дәүләт хезмәтеннән кулланганда ЕСИА аша үз вакытын һәм шактый акчасын янга калдырды. Безнең ярдәм белән ай саен 300-400 апаслы шушы юлны сайлый,-ди ул.
-Бу челтәргә өйдәге компютер, "Электрон кабинет" аша да теркәлү мөмкинме?
- ЕСИА да теркәлү 3 этаплы. Соңгысы-теркәлү узуыгыз турында электрон раслау алуы бик озакка сузылуы ихтимал. Безнең белгечләребез бу эшне 5 минутта башкарып чыгарга сәләтле. ЕСАИ да безнең Үзәк аша теркәлгәндә паспорт һәм кәрәзле телефоныгыз гына кирәк. Без гади эш көннәрендә иртәнге сигездән кичке бишкә, сишәмбе белән пәнҗешәмбедә кичке җидегә, шимбә көннәрендә 13.00 сәгатькә кадәр эшлибез һәм хезмәт күрсәтәбез Килегез, сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев