Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска эшлекле визит белән Фәрит Мөхәммәтшин килде

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Фәрит Мөхәммәтшин иң элек район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә төзелеш эшләре белән танышты. Беренчеләрдән булып, республикакүләм программа нигезендә капиталь төзекләндерелгән Каратундагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасында булдылар. Әлеге бакчаны төзекләндерү өчен 6 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Бинаның...

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Фәрит Мөхәммәтшин иң элек район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә төзелеш эшләре белән танышты. Беренчеләрдән булып, республикакүләм программа нигезендә капиталь төзекләндерелгән Каратундагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасында булдылар.

Әлеге бакчаны төзекләндерү өчен 6 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Бинаның эче тулысынча үзгәргән, яңарган, матурланган. Шулай ук җылылык, ут, су, санитар челтәрләре тулысынча алмаштырылган. Яңа ишекләр куелган, җылы идәннәр җәелгән, диварлары үзгәргән, тәрәзәләре җылытылган. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән яңа җиһазлар да алынган.

Бүгенге көндә бакчада 61 бала тәрбияләнә. Аларга 13 кеше хезмәт күрсәтә.

- 1 ай эчендә төзекләндерү эшләрен башкарып чыктык. 1971 елда салынган бинаны хәзер танып та булмый, - ди бакча мөдире Мөнирә Садриева.

Фәрит Мөхәммәтшин "Гөлчәчәк" бакчасына телевизор бүләк итте. Ул балаларның чыгышларын да бик яратып карады.

Аннан Апасның Салават Кәримов урамында яңа гына сафка баскан 24 фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Фатир хуҗаларына тантаналы шартларда ачкычлар тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рәшид Заһидуллин фатир хуҗалары белән берлектә кызыл тасманы кисеп, йортның эченә уздылар. Фатирларны караганнан соң: "Шәһәр шартларыннан бер генә аерылмый, рәхәтен күрегез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Апастан Диләрә Вәлиева да ике бүлмәле фатирга ия булган. Ул да барлык уңайлыклар өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен белдерде. Яшь гаилә Гөлия һәм Азат Әхмәтовлар да тораклы булулары сөенече белән теләп уртаклаштылар.

Иртәнге сәгать 10.00 дә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2016 нчы елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау иде. Утырышта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

- Апасның республикада үз урыны бар. Район социаль үсеш буенча югары рейтингта. Бу район халкының бердәм, тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе. Икмәк уңышы буенча да республика күрсәткеченнән югары уңыш җыеп алдыгыз. Бу да тырышлык, белемне, тәҗрибәне кулланып хуҗалык итә белү, эшнең асылын аңлау нәтиҗәсе. Апасыгыз бик матур. Карап, хозурланып йөрерлек урыннар да күп. Шөһрәтле кешеләрнең аллеясы үзе генә дә ни тора. Сез бу яктан күпләргә үрнәк. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Апаслыларны эшкә өйрәтәсе юк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин үз чыгышында барлык тармакларга тукталып, уңышлар һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Үз чыгышын республика җитәкчелегенә һәм район халкына рәхмәте белән тәмамлады.

Сессия тантаналы шартларда ябылды. Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булучылар, Рәхмәт хаты алучылар тәбрикләнде. Бер төркем авыл җирлеге башлыклары район башлыгы кулыннан төрле максатлар өчен сертификатлар алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Равил Хисаметдинов башка эшкә күчү сәбәпле, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев