Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслыларны конкурста катнашырга чакыралар

Татарстан Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субьектлары арасында чираттагы "Лизинг-Грант" сайлап алу конкурсын игълан итә. Район территориясендә үз эшен башлап җибәрүчеләр бу конкурста откан очракта дәүләт ярдәме-субсидияләргә лаек булачак. Мондый конкурсларда район эшмәкәрләре ел да актив катнаша. Иң тәвәкәлләр зур күләмле Грантлар, ташламалы бәядән техникалы була ала. Сайлап алу...

Татарстан Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субьектлары арасында чираттагы "Лизинг-Грант" сайлап алу конкурсын игълан итә. Район территориясендә үз эшен башлап җибәрүчеләр бу конкурста откан очракта дәүләт ярдәме-субсидияләргә лаек булачак. Мондый конкурсларда район эшмәкәрләре ел да актив катнаша. Иң тәвәкәлләр зур күләмле Грантлар, ташламалы бәядән техникалы була ала. Сайлап алу конкурсы комиссиясе номинантлардан гаризаларны 18 июль-17 августта дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00-18.00 сәгатләрдә кабул итә. Адресы: Казан, Мәскәү урамы, 55 нче йорт. Конкурс шартлары белән тулырак танышу өчен район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Электрон адрес: http: //mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT.html.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев