Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслыларны веломарафонга чакырабыз

Районыбызда велосипед спортына гашыйк кешеләр бихисап. Аларны 30 июльдә Югары Ослан районының яңа Иннополис шәһәре янында Зөя белән Идел кушылган гаҗәеп матур җирдә 75 яки 25 километрлык икенче ачык Татарстан веломарафон чемпионатына чакырабыз. Беренче ачык чемпионатта Россиянең 7 төбәгеннән 120 велосипедчы катнашканлыгы билгеле. Икенче ачык веломарафонда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Самара,...

Районыбызда велосипед спортына гашыйк кешеләр бихисап. Аларны 30 июльдә Югары Ослан районының яңа Иннополис шәһәре янында Зөя белән Идел кушылган гаҗәеп матур җирдә 75 яки 25 километрлык икенче ачык Татарстан веломарафон чемпионатына чакырабыз. Беренче ачык чемпионатта Россиянең 7 төбәгеннән 120 велосипедчы катнашканлыгы билгеле. Икенче ачык веломарафонда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Самара, Тольятти, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чабаксар, Казан, Татарстанның башка шәһәрләреннән 150 велоспортчы катнашуы көтелә. Веломарафонда катнашучы һәркем махсус медаль, ә җиңүчеләр Татарстан яшьләр эше һәм спорт министрлыгы медальләре, ярыш иганәчеләренең кыйммәтле бүләкләренә лаек булачак. Барлык мәгълүматларны да Апас яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән алырга мөмкин. Электрон адрес: www.vk.com/vvmarathon. Тел: 89033405613.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев