Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар агачлыкларны матурлый

Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә.

(17 апрель, “Апастово-информ”).



Хезмәт коллективлары өмәләргә чыгып, туган ягыбызның матурлыгына, чисталыгына өлеш кертә. Бу көннәрдә агачлыкларны пөхтәләү, агачларны аклау эшләре бара. 22 апрельдә исә гомуми язгы өмә көтелә.


Социаль хезмәткәрләр дә туган ягыбызның чисталыгына, матурлыгына үз өлешләрен керттеләр.


“Матурлыкны барыбыз да ярата. Ел саен өмәләргә чыгабыз. Эшебез күп булуга карамастан, чистарту эшләренә дә өлгерәбез. Коллективта беркем дә каршы килмәде. Барыбыз да бердәм булып килдек”, - диде Миләүшә Зәмдиханова.


Социаль фонд коллективы да үзләренә бүлеп бирелгән мәйданда агарту эшләрен башкарды.



“Тирә-юнебез матур булсын дип тырышабыз. Хезмәттәшләр белән бирегә килеп, саф һавада эшләп кайтабыз”, - диләр хезмәткәрләр. 



Казначылык департаментының Апас районы территориаль бүлеге коллективын да Апас – Каратун юлында очраттык. Алар да бар коллективлары белән өмәгә кушылган иде.



“Бергә-бергә эшләгәч күңелле. Агач төпләрен буяп, араларын чистартып куйдык”, - диләр кызлар.



Районның мәдәният хезмәткәрләре дә тирә-якның матурлыгына соклана-соклана агач төпләрен аклап, чистартып куйдылар. Алар артыннан да “ак читекле” агачлар тезелеп калды.

 


“Тирә-юнебез чиста, матур булганда күңелгә рәхәт була”, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев