Апаслылар "Ак калфак" оешмасы утырышында катнашты
Пермь өлкәсе Барда да "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының ике көнлек күчмә утырышы булды.
(15 май, "Апастово-информ").
Районыбыздан Болын-Балыкчы мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Җәләлова белән Гөлнара Садыйкова әлеге очрашуга барып бик матур тәксирләр кичереп кайттылар.
"Күңелебезгә Барда халкының ихласлыгын, гади һәм табигый гына, башкаларга күрсәтим дип түгел, ә үзләре өчен туган телебезнең бар борынгы үзенчәлекләрен үзендә туплаган Барда сөйләмен, мәгънәле гореф - гадәтләребезне саклап яшәтүләренә соклану, халкыбыз өчен горурлану хисләре кичердек"-ди алар!
Һәрвакыт милләтләр арасында татулык, үзара хөрмәт булсын, барлык изге эшләребез уң булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев