Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Александр Сергеевич Пушкинның бюстына чәчәкләр салды

Районда Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны, аның иҗатын искә алу максатыннан әдәби чара узды.

(6 июнь, “Апастово-информ”).


“Россиядә 6 июнь - Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Аның шигырьләренә еш мөрәҗәгать итәбез, яратып укыйбыз”, - диде кичәне алып баручы Гөлинә Муллахмәтова.

Ул шулай ук кичәнең “Пушкин нон-стоп” республика акциясе кысаларында узуын да билгеләп узды. Бу көнне барлык китапханәләрдә дә шигырь уку кичәләре оештырыла.

Әдәби кичә үзәк китапханә, музей хезмәткәрләре, өлкәннәр һәм яшьләр катнашында музей янәшәсендә урнашкан Александр Сергеевич Пушкинның бюсты янында узды. Бөек шагыйрьнең бюстена чәчәкләр салынды, шигырьләр яңгырады.

Пушкинның иҗатына гашыйк, аны тормышын һәм иҗатын белүче остаз Гөлнур Насыйбуллина бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде һәм шигырьләрен укыды. Китапханәчеләр дә шигырьләр әзерләп чыккан иде.

"Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин - кабатланмас шәхес. Иҗаты бүген дә яши, аны барыбыз да ярата ",- диде Гөлнур Насыйбуллина.

Апастан Рифат абый Сабирҗанов кичәгә 3 оныгы белән килгән. Оныклар каладан җәйге ялга кайткан. Алар авылга кайту белән китапханәгә юл алган.
-Барыбыз да китап укырга яратабыз. Оныклар да китапханәдән китаплар алып кайтты. Үзләрен Пушкин көне уңаеннан узучы кичәгә дә чакырдылар. Барысы да шигырьләр укыды, - ди Рифат абый.

Апастан Диләрә Гафурова да иң күп китап укучыларның берсе. Диләрә дә җәйге ялының бер көнен Пушкин иҗатын өйрәнүгә, шигырьләрен халыкка җиткерүгә багышлады.

Яшь китап укучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев