Апаслылар “Балыкларга – яшәргә” акциясенә кушылды
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының балыкларга кислород җитмәүне булдырмау буенча акциясенә районыбыз да кушылды.
(29 февраль, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Апас бүлекчәсе баш белгече Рифат Гәрәев, балыкчылар, аучылар, егерьлар да үзенчәлекле эшкә кушылды. Алар тырышлыгы белән Кабыккүпер авылы күлендә 115тән артык чокырчыклар борауланды. Чаралар боз эрегәнчегә кадәр дәвам итәчәк.
-“Балыкларга – яшәргә” акциясенә кушылу юкка гына түгел. Һава җитмәүдән кыш көне бик күп балыклар үлә. Аларга ярдәм итәргә теләп, елга-күлләргә чыгабыз, калын боз катламнарында бәкеләр тишеп, аларның өсте катмасын һәм кислород керсен өчен салам белән каплап куйдык. Бу ысул күлләрдә яшәүче балыкларны һава җитмәүдән һәм үлемнән сакларга тиеш, - ди Рифат Гәрәев.
“Балык булсын!” акциясен оештыручылар әлеге кызыклы һәм игелекле эшкә яшь буынны да чакыра. Алар өлкән абыйлары янәшәсендә табигатьне сакларга, балыкларга ярдәм итәргә өйрәнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев